ТӘЗКИРӘ и. гар. кит. 1) Истәлек, хатирә, ядкәр; сагынмалык. Хәят абыстай беренче мәхбүбеннән тәзкирә уларак калмыш икенче мәхбүбеннән дә аерылды, хыялында ике мәхбүбнең фәкать сурәтләре калды. З.Һади 2) иск. Рәсми документ; таныклык, паспорт. Фәкыйрь кеше! Кемнәр сиңа иман таккан? Тәзкирәңә «мөслим» диеп игълан таккан? Г.Тукай. Габделмалик әйтте: – Әй олуг зат, сән безне ошбу шәһәр адәме итеп, --- бер тәзкирә алып бирсәң, мән сәңа биш мең алтын бирермен, – диде. Ф.Халиди |