ТӘҖРИБӘСЕЗ с. 1) Нинди дә булса эшнең, шөгыльнең һ.б.ш.ның нечкәлекләрен белеп бетерми торган; шул эшкә, шөгыльгә һ.б.ш. кирәкле күнекмәләре булмаган. Бүтән чакта бит югыйсә алар дәресне дә юньләп тыңламыйлар, күзләре гел яшь һәм тәҗрибәсез укытучыда, уйлары аңа карата тагын нинди этлек эшләү турында гына була торган иде... З.Мифтахов. Чынлыкта тәҗрибәсез табиблар хакындагы уй Миңниса өчен чит-ят планеталар кебек еракта иде. Ф.Җамалетдинова 2) Тормыш тәҗрибәсе булмаган. Яшь шул әле, тәҗрибәсез, күңелен биләгән шушы әрсез хиснең көнләшү икәнлеген уйлап та карамый! А.Гыйләҗев. Күрәсең, яшь Исхакый тормыш сәясәтендә алай ук тәҗрибәсез һәм наив булмагандыр... А.Тимергалин |