ТӘҖРИБӘЛЕ с. 1) Нинди дә булса эш, һөнәр, өлкә һ.б.ш.ларда тәҗрибәсе (1 мәгъ.), белеме, күнекмәләре булган. Яхшы билгеләр куелган таныклык алып кайткан 17 яшьлек үсмер кызны Иләбәрнең тәҗрибәле тракторчысы Хәбибулла абый Гариповка сукачы итеп билгелиләр. Т.Нәҗмиев. Ләкин Зәйнәп, тәҗрибәле табибә буларак, карчыкны кирәкмәс уйларыннан арындырырга, сүзне бөтенләй икенче якка борырга кирәклеген яхшы аңлады. Х.Ибраһим

2) Зур тормыш тәҗрибәсенә ия булган. Шунда тәҗрибәле үтә чая бер хатын: «Бу балакайны мәхәббәт сәламәтләндерде», – дигән иде. М.Хәбибуллин. Әхмәдиша абзыйның хаклыгына мөһер сугарга ашыкмаса да, тәҗрибәле, күзәтүчән кешенең сүзләрендә дөреслек орлыгының тамыр тибеп ятуы бәхәссез иде. Т.Галиуллин

3) Күнеккән, гадәтләнгән, үз эшен яхшы башкара торган, үткен (күз-колак һ.б. тур.). Тәҗрибәле күз бу авылның кайчандыр бик зур булуын һәм бик тыгыз утырганлыгын чамалар иде. Ә.Еники. Аның тәҗрибәле үткен күзләре күптән инде Гөлшәһидә белән Диләфрүзнең эчтән сызып яшәүләрен күрә иде. Г.Әпсәләмов



Алдагы мәкаләЧираттагы мәкалә