ТӘҖРИБӘ и. гар. 1) Төрле эшчәнлек, хезмәт нәтиҗәсендә яки билгеле шартларда яшәү дәверендә тупланган аң-белем, күнекмәләр җыелмасы. Иҗатта бөтен гомерең буена тупланган тәҗрибә нигез булып ята. Ш.Галиев. Инде утыз елдан артык, беркая да китмичә, шушында эшли, зур тәҗрибә алды. Р.Фәизов 2) Билгеле күренешне өйрәнү яки фәнни яктан тикшерү өчен, нәрсәне дә булса махсус шартларда күзәтү, сынау эше. Ул вакытта бишәр мең татар яшәгән Мөслим, Үзбәгәрәк, Татар Караболагы авыллары атом зонасында тәҗрибә үткәрү өчен калдырыла. Ф.Бәйрәмова. Бөтенләй башка төрле җан иясе ул ---, тәҗрибә өчен лабораторияләрдә асрала торган күселәр, этләр кебек. М.Маликова 3) Башлангыч, үрнәк дип карала алырлык, беренче үрнәк булган яки булырлык эш, хезмәт һәм шуның нәтиҗәсе. Бу эшне беренче тәҗрибә рәвешендә Хисам, Гәрәй, Роберт, Мидхәт, Равил иптәшләрдән башларга кирәк. Х.Туфан. Бу жанр формасына хас югары стиль һәр урында да җитенкерәмәүгә, трагик хата булмау кебек якларына карамастан, аны трагедия жанры тудыру юлында бездәге беренче тәҗрибә дип әйтергә мөмкин. А.Әхмәдуллин 4) Тормышны үз башыннан кичереп танып белүдән алынган сабак, дәрес. Тарихта ялгышып юкка чыккан халыкларның ачы тәҗрибәсе дә, бүген алдынгылар сафында булган илләрнең яшәү рәвеше дә күренә. Т.Миңнуллин. Холкы шундыймы, әллә ачы тормыш тәҗрибәсе өйрәткәнме, Фәридә, урам тел бистәләре төсле, теләсә кем алдында ачылып китәчәк түгел. Т.Галиуллин |