ТӘҖЕЛ с. гар. 1. Бик тиз эшләнергә тиешле; ашыгыч. Тегесенең шундый йомышы төшә, бусының тәҗел бер эше бар, нәтиҗәдә син иртәдән кичкә кадәр бөтереләсең, син дөньяга кирәк. Н.Нәҗми. Тәҗел эшләрен кичектереп, киләсе кунакларына отказ биреп, больницага ашыкты. А.Гыйләҗев 2. рәв. мәгъ. Бик ашыгыч рәвештә; тоткарлыксыз, тиз генә. Кискечләрен, чүкечен башташ янына куеп, ул тәҗел генә өйгә керде, тәрәзә кашына кыстырган сорнаен алып чыкты. Р.Батулла. Бигрәк тә Рәхимҗан сөенде: Карганың дөмегүе аңа тәҗел кирәк, ул куян йөрәге белән яшәүдән гарык иде. Н.Гыйматдинова |