ТӘҖЕ и. рус Тәгәрмәч күчәренең очыннан тәртә башына тарттырып куела торган бау яки тимерчыбык; тәртә бавы. – Тәҗе өзелмәсә, сөйрәп чыгара иде ул аны, – диде Барый, юаш кына. А.Гыйләҗев. Хәйрулла һәм Гани агайлар – күп йөргән юлчылар, тәртә сынса – тәртәне, тәҗе өзелсә, тәҗе бавын ялгап, ремонтлап куялар, һәм без, әллә ни тоткарланмыйча гына, юлыбызны дәвам итәбез. А.Тимергалин



Алдагы мәкаләЧираттагы мәкалә