ТӘҖВИДЛӘП рәв. 1) Тәҗвид кагыйдәләрен җентекле рәвештә саклап, тәҗвид кагыйдәләрен бозмыйча. Дин гыйлемен үзләштерергә теләгән Азнакай балалары ураза ае дәвамында «Бәкара» сүрәсеннән бер битне тәҗвидләп укырга өйрәнделәр. Дуслык 2) күч. Җиренә җиткереп, тиешенчә, бөтен кагыйдәләренә туры китереп. Ул бөтен эшне тәҗвидләп эшли иде. Мәдәни җомга |