ТӘҖВИД и. гар. 1) Коръәнне дөрес итеп уку турындагы белем. Әмма берникадәр вакытка ул Каһирәдә кала һәм анда тәҗвид гыйлеменнән дәресләр ала. Фәнни Татарстан. Аудио Коръән бөтен тәҗвид кагыйдәләре, мәкам буенча дөрес итеп эшләнелгән. Казан утлары 2) Коръән укуның орфоэпик кагыйдәләре язылган китап. Ысулы җәдид яңа тарала башлап, --- тәҗвид укулар мәдәнияткә таба бик зур адым дип танылган бер заманда --- һәммә иптәшләреннән алда бара. И.Кули 3) күч. сөйл. Берәр эш-шөгыльнең нечкәлекләре. Эшенең бөтен тәҗвиден белә |