ТӘҖӘССЕ’М ИТҮ ф. иск. 1) Күз алдына китерү; кемне яки нәрсәне дә булса гәүдәләндерү. --- халык эчендә булган иҗат вә сәнгать орлыклары яңа шагыйрьләр, хикәячеләр кыяфәтендә тәҗәссем итә, үсә башлады, яфрак атты, инде чәчәкләр дә күренә. Г.Ибраһимов

2) Берәр матди формада күз алдына килү, гәүдәләнү. Ләкин әле һаман тынычлана алмыйм, һаман шул хыялымда тәҗәссем итә вә тирәнәя килгән базларны үзем дә сизми үтеп киләм. Ш.Камал



Алдагы мәкаләЧираттагы мәкалә