ТӘДБИР и. гар. кит. 1) Берәр хәл, эш-гамәл өчен алдан уйлап күрелгән чара, әзерлек; хәстәрлелек, мәнлелек, уйлап эш итүчәнлек. Гайшә килен улса да, Габбасның тәдбире саясендә һичбер мәшәкать күрми, вакытыны хушлыкта үткәрә иде. З.Һади. Минем тел әүвәл гаять тупас вә нәзакәтсез иде. Соңга таба дөньяны күрә килә әзрәк шомарырга, төзәлергә бит алды. Хәйлә, мәкер, тәдбирне аз-азлап белә башлады. Ш.Бабич 2) Мәсьәләне хәл итү чарасы, берәр хәлдән чыгу юлы, әмәле. Бу сүздин соң падишаһ әйде: «И яранлар, бу эшнең тәдбире ни булыр?!» Дастан. Гайнелхәят кәнизәкнең бу тәдбирене кабул итеп, хазир безләрне сарайга дәгъват итте. Ф.Халиди |