ТӘГЪРИ’Ф ИТҮ ф. иск. 1) Берәр нәрсә турында сөйләп аңлату, аңлатып, төшендереп бирү. Ул хәлдә миллиятне «кан, дин, тел, гадәт вә ганганә кеби әсасларның берлеге сәбәпле бергә җыелган кешеләр җәмгыяте» диеп тәгъриф итсәк, шаять ялгышмамыз. Җ.Вәлиди 2) Берәр җанлы-җансыз нәрсәнең тышкы күренешен, кыяфәтен сурәтләү, тасвирлап бирү. Мәхүп Гайшәне Габбаска шулкадәр тәгъриф итте ки, Габбас Гайшәне ике мәртәбә күрсә дә, бу кадәр мәхәббәт хасил булганы юк иде. З.Һади. Тулпарны халык болай тәгъриф итә: ул карап торуга юаш кына, --- үзе канатлы була, имеш. Ш.Бабич |