ТӘГЪРИФ и. гар. иск. 1) Берәр нәрсәнең сүз белән аңлатылышы, сүздәге тасвирламасы. Башка вакыт шуйлә тәгъзыйм вә гыйззәт итәр иде, тәгърифе мөмкин түгел. Ф.Халиди 2) Билгеләү; аңлатма, билгеләмә. Дөрес, бу кыска тәгъриф миллият кеби тирән вә әтрафлы бер төшенчәне бөтен нигез, билгеләре илә ачып бирә алмас. Җ.Вәлиди. Мин хөкүмәт документларының берсендә панисламизмның тәгърифен шулай таптым. С.Максуди |