ТӘГЪЗИЯ и. гар. кит. 1) Үлгән кешенең якыннарының кайгысын уртаклашып, сабырлык теләү. Тәгъзиягә бик күп кешеләр килгәннәр иде. Г.Исхакый 2) к. тәгъзиянамә . «Төрек йорды», «Төрек сүзе», «Кырым» кебек госманлы газета-журналларында тәгъзияләр, татар шагыйре турында кечкенә күләмле мәгълүматлар басыла. А.Мөбарәкшина |