ТӘГЪБИР и. гар. 1) Нинди дә булса мәгънә яки фикер белдергән сүз тезмәсе, гыйбарә. Бездә бирәк тә «латыш укчылары» дигән тәгъбир нык таралган. Һәм бу безнең өчен нык табигый да. Р.Фәйзуллин. Габдулла Тукаевның шигырьләрендә сүзләр һич тә чуалчык түгел, вәзеннәр җиңел, мәгънәләр ачык, тәгъбирләр матур… Т.Гыйлаҗев 2) Берәр нәрсәне сөйләп аңлатып бирү, ачыклау. Шуларның димләүләре аркасында мин дә март аенда --- бер кыргыз авылында мулла (шул вакытның тәгъбире буенча) булып чыктым. М.Гафури. Үз тәгъбиренчә әйтсәк, аның малдан, игеннән бәхете дә бар иде. Г.Ибраһимов 3) Төшкә мәгънә бирү, төш юрау. Падишаһ Йосыфны үз янына чакыртты, тәгъбирне кабаттан сорады. Пәйгамбәрләр тарихы. Тәгъбирендә хата булу. Тәгъбиргә ышану. Тәгъбир һәм фалга бәйләнешле китаплар |