ТӘГӘРМӘЧСЕЗ с. 1. 1) Тәгәрмәче булмаган, тәгәрмәчләр булуы күздә тотылмаган

2) Тәгәрмәче төшкән, тәгәрмәчләре алынган. Гардеробсыз хатын тәгәрмәчсез машина шикелле инде ул… Э.Яһудин

2. рәв. мәгъ. 1) Тәгәрмәчтән башка; тәгәрмәче булмаган хәлдә. Шушы кадәр араны тәгәрмәчсез ничек үткәннәр алар? А.Гыйләҗев. Мөсәмирә караса, аптырап китте: үз сабанының бер тәгәрмәче юк икән. Тәгәрмәчсез ничек әйләнгәндер ул? Р.Кәрами

2) күч. Транспортсыз. Ә тәгәрмәчсез калдыңмы, хезмәт көне – түтүт, печән, утын – түтүт. Р.Газизов



Алдагы мәкаләЧираттагы мәкалә