ТӘГӘРМӘЧЛЕ с. 1. 1) Тәгәрмәч ярдәмендә хәрәкәт итә торган. Берникадәр вакыт үтүгә, атларын җир өстендә калдырып, Дулдин Хәйбүшенең тешле тәгәрмәчле тракторына төялгән малайлар төшеп җиттеләр. З.Зәйнуллин. Шунда, юл читендә, капламалы өч тәгәрмәчле мотороллер торганлыгын шәйләп алды. Д.Бүләков 2) Тәгәрмәче булган, тәгәрмәч куелган, тәгәрәтеп йөртелә торган. Ул арада тәгәрмәчле ятакны тәгәрәтеп керттеләр. М.Маликова. Аны ипләп кенә тәгәрмәчле өстәл өстенә салдылар да палатадан алып чыгып киттеләр. Р.Вәлиев. Тәгәрмәчле чемоданын егет утыргычка ук терәп куя ---. Р.Гаязетдин 3) күч. Транспортлы, берәр транспорт чарасы булган. Курсташлар машиналар алган чакта, мин дә тәгәрмәчле булдым... Д.Гыйсметдин 2. и. мәгъ. Тәгәрмәч тәгәрәтеп уйнала торган уен. Тәгәрмәчле уйнаган вакытта, кем иң беренче булып тәгәрмәчне урам буйлап тәгәрәтеп җибәрә? Р.Газизов |