ТӘГӘРМӘЧ и. 1) Арбаларның һәм һәртөрле машиналарның күчәрендә әйләнеп, аларны хәрәкәтләндерергә хезмәт итә торган кигиле яки тоташ түгәрәк; көпчәк. --- Бастырык басасы бауны арбаның арт тәгәрмәче тугымына чорныйбыз да атны кузгатабыз. Тәгәрмәч, бастырык бавын үзенә чорнап, шыгырдатып йөкне бастыра. М.Мәһдиев. Һәм ул тирә-якка ак кар бөркеп, салкыннан булса кирәк, тәгәрмәчләрен гадәттәгедән катырак шыгырдатып килгән пассажир поездын каршы алды. М.Хәсәнов

2) Төрле механизмнарда аларның аерым өлешләрен хәрәкәткә китерергә, әйләндерергә ярдәм итә, арадашчы тапшыргыч ролен үти торган шуңа охшаш деталь. Физика кабинетында электр тогы ясый торган бер машина бар. Шуның аксыл тәгәрмәчен бик каты әйләндергәч, металл щёткалары чорт-чорт киләләр. М.Мәһдиев. [Тракторда] һәр ян йөрткечкә өчәр тешле юлдаш тәгәрмәч куелган. Тракторлар һәм автомобильләр

3) Пароходны суда хәрәкәтләндерә торган җайланма; чарык. Матрослар, бик җитез кыланып, басмаларны тартып алдылар; трослар ычкындырылды, иннек ябылды, һәм канатлы тәгәрмәчләр, суга шап-шоп бәреп, башта әкрен генә, аннары һаман ныграк, кызурак әйләнә башладылар. Н.Фәттах. Җәенке сары буксир кисәге, көчәнеп, --- суны тәгәрмәч такталары белән шапыр-шопыр айкый. Казан утлары

4) Яссы түгәрәк рәвешендә киселгән, ясалган әйбер, гомумән шул формадагы предмет. Утын әрдәнәсеннән байтак әйбер җыйдым. Нарат, юкә, имән, каен бүкәннәреннән берәр тәгәрмәч кисеп алдым. М.Мәһдиев. Ике тәгәрмәч сыр, ике тәгәрмәч казылык кисү

5) Гәүдәнең авырлыгын аяклардан кулларга күчереп, гәүдәне алга атып баш аркылы әйләнүдән гыйбарәт акробатик күнегү. Сәхнәдә тәгәрмәч ясау

6) күч. Бертуктаусыз хәрәкәт иткән, үзгәртеп, туктатып булмый торган процесс, күренеш. Тарих тәгәрмәчен борып булмый, Кире боралмыйсың, тырышма! Н.Әхмәдиев. Дөнья тәгәрмәче сыта ул йомшакларны. Н.Гыйматдинова

Тәгәрмәче шәп әйләнү к. тәгәрмәче шәп эшләү. Тәгәрмәче шәп эшләү Зирәк, үткен, булдыклы кеше турында. Тәгәрмәчкә таяк тыгу Эшкә комачаулау, аяк чалу. Шулай да бу көчле, белемле һәм шактый талантлы тәти егет, бик күп кешеләрнең тәгәрмәченә таяк тыгып, аларны вакытлыча гына булса да эштән аерып торырга мәҗбүр итәчәк әле. Г.Рәхим. Ләкин шуннан соң да аны еллар буенча тинтерәтеп йөрттеләр: әле бер оппоненты, әле икенчесе, иске исәп-хисапларны казып чыгара-чыгара, тәгәрмәчкә таяк тыкты. Г.Әпсәләмов. Тәгәрмәчкә эләккән тиен кебек Бәлагә, мәшәкатькә күмелеп яшәгән кешегә карата. Тәгәрмәчкә эләккән тиен кебек әйләнәсеңме? Әйлән, әйлән. Үз тәгәрмәчеңә үзең эләктең! Г.Әхмәт. Тәгәрмәчтәге тиен кебек к. тәгәрмәчкә эләккән тиен кебек. Хәзер Коста тәгәрмәчтәге тиен кебек бөтерелә, хәер, шеф үзе дә сауналарда кәеф-сафа чигеп ятмый, спорт мәйданчыкларында җилләнеп йөрми, ләкин эш белән кызыксынуы күзгә күренеп кими бара иде. Р.Мирхәйдәров. Тәгәрмәч эзгә төшү Эшләр җайлана башлау, нормаль хәлгә килү, юлга салыну. Тәгәрмәч эзгә төшә алмый. Тәгәрмәч юлын үзгәртеп торалар шул. Н.Исәнбәт



Алдагы мәкаләЧираттагы мәкалә