ТӘГӘРӘ’Ү ф. 1) Үз күчәре тирәсендә әйләнә-әйләнә хәрәкәт итү (түгәрәк, йомры нәрсәләр тур.). Тәгәри китте йомгагым, күрмәдеңме, әбекәй? Әкият. Кырлар буенча, йомарланып, бүре уты тәгәри. К.Нәҗми 2) Тәгәрмәчләргә утыртылган арба, машина һ.б.ш. нәрсәләр хәрәкәт итү, бару. Арба җиксәң – тәгәрәми, чана җиксәң – шумый. Г.Бәширов. Юл дымсурак булгангадыр күрәсең, тәгәрмәчләр дә тигезрәк тәгәрәгән шикелле, арба дыңгырдамый. В.Имамов 3) сөйл. Мәтәлү, егылу, түбәнгә авып төшү. Димәк, Арчага кергәндә, әтисе очып төшеп калган. Юлдан читкә тәгәрәгән булса, берни дә юк, ике якта йомшак уҗым басуы иде. М.Мәһдиев. Дәү тәкә кызыл яр астына тәгәрәүдән исән-сау котылу куанычыннан кәҗәләренә күз төшереп алды. Р.Мөхәммәдиев 4) Аунау. Ана, үз-үзен белештермичә, җирдә тәгәрәп, туң балчыкны тырный иде. В.Гали. Әй рәхәт инде, малай, хуш исле печән өстендә тәгәрәве! И.Диндаров 5) Тамчы-тамчы булып агып төшү (тир, күз яше тур.). Кызның күзләре уйчанланып китте. Ул да булмады, бит алмалары буйлап эре-эре күз яшьләре тәгәрәде. М.Хәсәнов. Әлеге эш коралларында ул әтисенең кул җылысын, --- чигәсеннән тәгәрәп тамган тир кайнарлыгын тоя иде кебек. Р.Мөхәммәдиев 6) күч. Бик тигез, салмак кына хәрәкәт итү (гадәттә күк җисеме тур.). Офык читеннән салмак кына тәгәрәп күтәрелгән алсу шарга Кар кызы баштарак әллә ни игътибар итмәгән. Г.Гыйльманов. Көтү кайтып, кояш офыкка тәгәрәгән мизгелдә, ике малай, кулларына берәр метрлы кадаксуыргыч тотып, иске мәктәпкә килеп керде. А.Гыймадиев 7) күч. Бик кызу чабу, йөгерү, хәрәкәтләнү (кыска буйлы кешеләр һәм хайваннар тур.). [Әхмәди:] Их сине, малай актыгы! Төкер син аның шартлавына! Син алай сузылып ятма, үрмәләвеңне бел, алга тәгәрә! Г.Бәширов. Шапырай карт искиткеч җитезлек белән терт-терт атлап урам буенча китте: тәгәрәп кенә бара. М.Хәсәнов 8) күч. Нык ачылу, түгәрәкләнү, акаю; шул килеш хәрәкәтләнү (күз тур.). Ул мондый вакытларда бертуктамый як-ягына карый, аның соры күзләре мәгънәсезгә тәгәриләр. Г.Толымбай. Күзләре уңга-сулга тәгәри: кайда соң бу чукынган Хәбир, ни өчен минем җиңүемне күрми? З.Мурсиев 9) күч. Йокыга китү. Инде Йосыф та, тыңлый-тыңлый йоклап киткән сеңелесен уятып, өенә алып чыгып китте, энем күптән тәгәрәгән, мин ялгыз калып, йокы белән көрәшә-көрәшә укып утырдым. Г.Гобәй 10) күч. Яңгырау, кабат-кабат кайтаваз барлыкка китерү. – Җәмәгать, Сәлим ага килгән! – дигән хуплау тавышлары тәгәрәде. М.Галәү. Тавыш, ачык күл өстендә тәгәрәп китеп, урманга барып керде. Г.Исхакый 11) күч. Тоткарлыксыз, каршылыксыз, яхшы, уңышлы бара бирү (тормыш, эш һ.б.). Минем эшләр ипле генә тәгәри дә тәгәри. В.Нуруллин. Эшләр шулай матур гына тәгәрәгәндә, Ерак Сахалиннан Фәннурның геолог абыйсы кайтты. А.Гыймадиев 12) күч. Сиздермичә үтү. Бөтен тормыш бик тиз тәгәри. Б.Ибраһим. 1969 елда «Запорожец» машинасы бирделәр. Еллар әкренләп шулай тәгәрәде. Әтиемнең тутыкмас ядкәре 13) күч. Саны, сыйфаты һ.б.ш. күрсәткечләре нык төшү, кимү. Сатучылар күп, ә алучы аз булганлыктан, бәяләр бик тиз түбән тәгәрәде. М.Галәү. Зөфәр атаманлык иткән уку сыйныфында тәртип аска тәгәрәгәннән-тәгәрәде. З.Зәйнуллин. Елдан-ел аска тәгәрәгән тираж да бер мизгелдә күтәрелеп китәр иде. Д.Гыйсметдин 14) күч. Сайлауларда аз тавыш алып, төшеп калу 15) күч. Рәте китү, чуалу, киреләү, начар якка үзгәрү (тормыш, эшләр һ.б.ш. тур.). Тартасыз инде, эшегез һаман тау астына тәгәри. А.Алиш 16) күч. Ахыргы урынга күчү, алдынгылыктан төшү; гомумән ирешелгән дәрәҗәне югалту. Үзем дә сизмәстән, тормыш үренә менеп барган җиремнән аска тәгәрәп төшеп киттем. А.Мансуров. Әгәр без иптәш Зайцевка тагын да азынырга ирек куйсак, ел йомгаклары буенча иң арттагы урыннарның берсенә тәгәрәү – котылгысыз хәл. В.Имамов 17) күч. Властьтан мәхрүм калу, эш урыныннан азат ителү, вазифадан төшерелү. Мөдирлектән тәгәрәү 18) күч. Берәр якка чыгып китү, китеп бару, ычкыну, олагу. Төн булып беткән иде инде. Бай, хәерле кичләр теләп, арбасы белән тәгәрәде. М.Галәү. Я, я, күп телеңә салынма. Тәгәрә моннан, әйдә, әйдә, тәгәрә. Ш.Камал 19) күч. сөйл. Үлү, һәлак булу. Немец кола япанда атакага чыкса, салкыннан катып тәгәрәгәнче, аның вакыты берничә сәгать кенә... З.Зәйнуллин. Ачка тәгәрәсәләр дә кызганмау ◊ Тәгәрә дә үл! Гарьләнү, оялу, чарасыз калу һ.б.ш.ларны белдерә. Улы атасына каршы шундый сүз әйтсен әле. Хурлыгыңнан тәгәрә дә үл! Н.Исәнбәт. [Васфикамал:] Тәгәрәп үлсәм үләрмен, сез уҗым бозауларын рәткә салырмын! М.Мәһдиев. Тәгәрәгәнче ашау Күп итеп, гарык булганчы ашау. Тәгәрәгәнче көлү Бик каты көлү. Үзе генә тәгәрәп көлә, башкалар аның көлгәнен карап торалар. А.Гадел. Тәгәрәп китү Берәр нәрсәгә нык гаҗәпләнү, соклану, гаҗәпләнү һ.б.ш. турында. Әгәр Гүзәлне Шакир абыегыз күрсәме, билләһи газыйм, тәгәрәп китәчәк. Г.Галиева. --- арзанлы зонтиклар сатып торган картны күреп, тәгәрәп китә язды. М.Кәбиров Тәгәрәп алу Бераз тәгәрәү Тәгәрәп бару Тәгәрәү алдында тору, тәгәри башлау. Син китап күп укысаң да, акылга сай кеше идең, хәзер инде бөтенләй түбәнгә тәгәрәп барасың. З.Хәким Тәгәрәп йөрү Бертуктаусыз тәгәрәү. Шар кебек тәгәрәп йөргән малайның әтисе кем? А.Хәсәнов Тәгәрәп китү Кинәт тәгәри башлау. Арбалар тау астына кирегә тәгәрәп китмәсеннәр өчен, тәгәрмәч асларына агачлар кыстырдык. Г.Ибраһимов. Кемнәрдер баскычтан мәтәлә-кадала аска таба йөгерешә. Егылганнары тәгәрәп-тәгәрәп китә. И.Гази Тәгәрәп тору Бертуктаусыз тәгәрәү; хәзерге моментта тәгәрәү. Тәгәрмәчләрегез келтер-келтер тәгәрәп тора, аякларыгыз тыпыр-тыпыр атлап бара, авырсына күрмәгез инде, оланнар ---. М.Кәрим Тәгәрәп яту Тәгәрәгән хәлдә булу. Тагын хәтеремдә: көзли дуңгыздай тәгәрәп яткан ак кабакларны, өзеп, каралты башына тезүләр. И.Гази. Бәрәңгенең ара-тирә шәмәхә кабыклысы да була: анысы, кабыгын салгач, ап-ак мәрмәр кисәге кебек шалтырап тәгәрәп ята. М.Мәһдиев Тәгәри башлау Тәгәрәргә тотыну. Фатыйманың ябык битләре буйлап кинәт яшь тәгәри башлады. И.Гази. Приборлар авыруның хәле нормаль икәнен күрсәтеп торалар иде. Кинәт стрелкалар сикереп куйды. Аннары бик кызу түбән тәгәри башладылар. Г.Әпсәләмов Тәгәри бирү Бернигә карамый тәгәрәвен дәвам итү. Вакыт арбасы үз көенә тәгәри бирә. А.Хәсәнов. Атлар абзарында тормыш үз көенә тәгәри бирә. В.Имамов Тәгәри тору Әлегә тәгәрәү; әледән-әле тәгәрәү. Тормыш акрынлап тәгәри торды, элекке кебек тормыш авыр, ач-ялангач түгел. З.Кадыйрова. Тормыш арбасы үз көенә тигез келтерәп тәгәри торды. К.Кара Тәгәри төшү Бераз тәгәрәү; тагын да ныграк тәгәрәү |