ТӘГӘРӘТҮ ф. 1) Түгәрәк, йомры нәрсәне әйләндереп хәрәкәт иттерү. Җиңги каймаклап-каймаклап чәй дә ясый, пешкән йомыркаларны да Вилдан алдына тәгәрәтә. Г.Толымбай. Мичкәләрне тәгәртеп төшерделәр дә, тиз генә Маннурны арбага салып, атны кире бордылар. М.Хәсәнов

2) Берәр нәрсәне түгәрәк рәвешкә китерү, түгәрәк форма бирү. Җепшек көнне балалар елдагыча тагын кар чүмәләләрен тәгәрәтеп уйнадылар. Г.Толымбай. Аның каравы балалар чана шуып, кар тәгәрәтеп рәхәтләнә икән. Татарстан яшьләре

3) Йомшак массаны изгәләү, әвәләү; билгеле бер формага китерү. Ак алъяпкычын киеп ала да, яшьлек серләрен сеңдергән куна тактасына он сибеп, уңган камырны тәгәрәтә дә башлый. Өмет. Камырны 100 –150 г лы кисәкләргә бүләләр дә бармак калынлыгында бау сыман тәгәрәтәләр һәм урман чикләвеге кадәр итеп турыйлар. Татар халык ашлары

4) Тәгәрмәче, көпчәге булган нәрсәләрне хәрәкәт иттерү. Олы капканы киң итеп ачып куйдык та тарантасны, тәгәрәтеп, урамга чыгардык. И.Диндаров. Хәтирәсенең коляскасын баскыч янына тәгәрәтеп китерде. Безнең гәҗит

5) Нәрсәне дә булса төрле якка әйләндерү, бору, боргалау. Ә кияве --- ашъяулыкка коелган икмәк вагын әле бер якка, әле икенче якка тәгәрәтеп-шудырып, аска карап утыра. Ә.Әминев. Гади уклауны аяк табаны астында тәгәрәтү бик файдалы. Кәеф ничек?

6) Кемне яки нәрсәне аска табан бәреп төшерү, шудыру, төшереп җибәрү, аудару, ишү. Аны [тәкәне] кызыл ярдан тәгәрәтү өчен, хәзер гайрәте артканнан-арта барган Микәйгә җиңелчә хәрәкәт ясап тагы бер кизәнү җитә. Р.Мөхәммәдиев. Ярның сөзәк урынын эзләп табып, яр урманында бүрәнәләр кисеп, аска тәгәрәтә башладылар. Р.Батулла

7) Үзенең юлы, кысасы һ.б.ш. эчендә йөрткәләү, хәрәкәтләндерү. Зәбихулла абый тәрәзә яңагына сөялгән дә, кысык күзләрен елтыр-елтыр тәгәрәтеп, әле беребезгә карый, әле икенчебезгә. Г.Бәширов

8) сөйл. Нык ачып, түгәрәк формага китерү, акайту (күз тур.). Кибетче күзләрен шардай тәгәрәтеп төбәлеп торды да яңгыратып көлеп җибәрде. Ф.Җамалетдинова. Аннары Иннокентий, күзләрен өскә тәгәрәтеп, үзалдына сөйләнә башлады ---. З.Мәхмүди

9) сөйл. Мич төбенә яки көлгә салып пешерү. Ләкин кышын балалар чана шуып, пешкән алма булып кайтышка, ул йортта мичкә тәгәрәтеп пешергән кайнар бәрәңге дә булмый. М.Мәһдиев. Ә 26 апрель көнне әти матур күлмәген кия, умач пешертә, мичкә бәрәңге тәгәрәтә. Р.Газизов

10) күч. Бериш нәрсәләрне, берәр массаны бик тиз хәрәкәт иттерү. Калын толымнардай дулкыннар тәгәрәтеп, безгә таба катер килә. Т.Нурмөхәммәтов. Зур боз кисәкләрен тәгәрәтеп кенә китерә. Кызыл таң

11) күч. Бик тиз вакыт эчендә уйлап табу, барлыкка китерү, эшләп чыгару, ясау. Күренеп тора: Сәйдәштән унике елга алданрак туып, ипине күбрәк ашап өлгергән Тинчурин тел сәхнәсеннән йомры сүзләрне тәгәрәтеп кенә тора, сүзгә кеше кесәсенә керми. Р.Низамиев

12) күч. Яңгырату, кайтаваз барлыкка китереп тарату. Станция артындагы куе имән урманы ят тавышны тәгәрәтә-тәгәрәтә еракка озатты: – Ту-ту-тутууу! М.Мәһдиев

13) күч. Көрәшкәндә, сугышканда, кемне дә булса аяктан егу, торган җиреннән аудару. Ярулла Сирайны тәгәрәтеп җибәрә, ул тагы, торып, әтәчләнеп килеп ябыша. М.Фәйзи. Истәлекләр таза, яшь солдат Гарифулланың яшел чирәмлектә нык кына бил алышып, Гатият абзыйны тәгәрәтеп чалуы белән тәмамланды. М.Мәһдиев

14) күч. Хәрәкәт иттерү, алга этәрү. Дөньяны шулар тәгәрәтә, ә Котлас, язмышның әчелегенә какча күкрәген каршы куеп, мал таба... Т.Гарипова

15) күч. Идарә вазифасыннан алып ташлау, урыныннан төшерү. Әрәм булды, тәгәрәттеләр шул. М.Хәсәнов. КПСС Үзәк Комитетының беренче секретаре Никита Хрущёвны тәгәрәтеп, аның урынына яңа түрә килгәч һәм әүвәлгечә генсек дигән атаманы кайтаргач, матбугатта һәм радиода ипләп-ипләп кенә Сталин исемен хуплап телгә ала башлаганнар иде. А.Тимергалин

16) күч. Сайлауларда каршы тавыш биреп, кемнең дә булса кандидатурасын төшереп калдыру

17) күч. Харап итү, юкка чыгару, әрәм итү. Шушы хәшәрәт [алкоголь] нинди ир-егетләрне хур итеп ташлый. Башкайларын кылыч белән чапкандай гына тәгәрәтә. А.Хәсәнов

18) күч. Үтерү. --- озын каеш бау белән эт җитәкләп чаңгыда йөгергән немец солдатын Габдрахман автоматтан кыска гына чират белән атып тәгәрәтте. З.Зәйнуллин. Лаешта бик шәп дару бар. Тәгәрәтә генә теге шакшыларны [күселәрне]. Безнең гәҗит

19) күч. Дәрәҗәсен, сыйфатын һ.б.ш.ларны төшерү, кирегә җибәрү, артка этәрү. Шулай ук шәхес иреге кысылуы һәм иминлек юклыгы да илне түбән тәгәрәткән. Безнең гәҗит

20) күч. Кемне яки нәрсәне дә булса телгә алу, игътибар объекты итү, шуның белән эш итү. Ул вакыттагы тәнкыйть гел бер үк исемнәрне тәгәрәтә торган иде. Р.Батулла

Тәгәрәтә башлау Тәгәрәтергә тотыну. Ала кондыз бер казыкны янбашы белән ярга таба тәгәрәтә дә башлады. К.Тәхау. Менә бәрәңгене берәм-берәм чирәмгә тәгәрәтә башладым. Г.Бәширов

Тәгәрәтә тору Әлегә тәгәрәтү; әледән-әле тәгәрәтү. Мичкәне, туктата-туктата, өстәл буйлап тәгәрәтә торгач, табын кабат җанланып китте. Л.Зөлкарнәй

Тәгәрәтеп алу Кыска гына вакыт эчендә, тиз арада, бераз тәгәрәтү. Уеным тукталып калгач, ул, мияулап, каймак үтенгәндә генә күтәреп карый торган яшел күзләрен тәгәрәтеп алды. Ф.Яхин. Радик тирә-якка күзләрен тәгәрәтеп алды. М.Кәбиров

Тәгәрәтеп бару Даими рәвештә тәгәрәтү

Тәгәрәтеп бетерү Барысын да тәгәрәтү. Җил чыкты да калган тамчыларны да тәгәрәтеп бетерде. Р.Батулла

Тәгәрәтеп җибәрү Кинәт тәгәрәтү. [Илдар] агач атны алып кереп, ишек төбеннән түргә таба тәгәрәтеп җибәрде. Г.Гобәй. --- баскычның кыл уртасында кукраеп утырган буш сыра шешәләрен ялгыш тәгәрәтеп җибәрдем ---. А.Әхмәтгалиева

Тәгәрәтеп йөрү Һәрвакыт, һәр җирдә тәгәрәтү. Буровой вышкаларын, тәгәрмәчләр куеп, рельстан тәгәрәтеп йөриләр. Ш.Бикчурин

Тәгәрәтеп карау Уңай яки тискәре нәтиҗәсен белү өчен тәгәрәтү; тәгәрәтү тәҗрибәсе ясау. [Якупов,] бодай башакларын өзеп алып, бармак битләрендә тәгәрәтеп карый да, кәгазьгә төреп, кыр сумкасына сала. Г.Гобәй. Ул елны авылыбыз малайлары яңа уенчык уйлап тапты: таякка түгәрәк калай какканнар да, таягыннан тотып, шуны күтәреп йөриләр. Аңардан сорап алып, мин дә тәгәрәтеп карадым. Безнең гәҗит

Тәгәрәтеп килү Билгеле бер вакыттан башлап тәгәрәтү; тәгәрәтү эшен дәвам итү

Тәгәрәтеп кую Бер мәртәбә тәгәрәтү; көтмәгәндә тәгәрәтү. Ачулары килеп, түбәнгәрәк тә тәгәрәтеп куюлары бар. К.Кара

Тәгәрәтеп тору Берөзлексез, гел, даими тәгәрәтү; хәзерге моментта тәгәрәтү. Милләтеңнең демографик һәлакәтен җаның белән тойган килеш, яңа буынның үз телебездән бизә баруын күрә торып, бер-бер артлы әдәби әсәрләр тәгәрәтеп тору өчен яхшы мәгънәдә графоман булу кирәк. Р.Зәйдулла



Алдагы мәкаләЧираттагы мәкалә