ТӘГӘРӘП рәв. 1) Тәгәрәү (1 мәгъ.) ысулы белән, тәгәрәү юлы белән. Тап-таза, туп шикелле тәгәрәп йөри торган җирләреннән я берәр чир эләгеп, яисә берәр төрле бәхетсезлеккә юлыгып үлә барган алар. В.Нуруллин 2) күч. Җитез һәм йомшак хәрәкәтләр белән. Тиктормас Актәпи, кәгазь кисәкләре белән уйнап, тере йомгактай тәгәрәп йөри. Г.Сабитов 3) күч. Бик җайлы, каршылыксыз, уңышлы рәвештә (бару, тору, яшәү тур.). – Эшләр майлагандай тәгәрәп бара, Катя, – дип, Петухов Кадриядән бигрәк үзен үзе юатып сөйләнде. В.Имамов 4) күч. Иркен рәвештә, иркендә, рәхәтләнеп. Мин Казаннан Ташлытау станциясенә кайтып төштем дә, караңгы төндә юлга чыгарга куркып, вокзал идәненә тәгәрәп йокладым. М.Мәһдиев 5) күч. Барлыклы, тыныч тормышта, рәхәттә. Гаиләсе бөтен, балаларының тормышлары җайга салынган, оныклары тәгәрәп үсәләр. Р.Мөхәммәдиев |