ТӘГАССЫП и. гар. иск. Теге яки бу идеягә, карашка сукырларча ышану; фанатизм. Андагы фикерләр – XX гасыр башында бөтен татар әдәбиятын сугарган фикерләр: татарларның артта калуы, --- гыйлемнең кирәклеге, тәгассып вә иске тормышның җимерелергә тиешлеге. Т.Гыйлаҗев. Бу төркемнәрнең һәрберендә бик көчле «кабилә тәгассыбы, ягъни фанатизмы» сакланып, һәрбер гарәп үз җәмәгатен күздә тота… Шул тәгассыб аркасында зур сугышлар, канлы вакыйгалар да мәйданга чыга. Мирас



Алдагы мәкаләЧираттагы мәкалә