ТӘГАҖҖЕП и. гар. иск. 1. Гаҗәпләнү хисе, хәйранлык. Фәтхулла хәзрәтнең артык тәгаҗҗебенә каршы көзге адәм тавышы белән сөйли башлады. Ф.Әмирхан. [Әни] мәһабәт кыяфәттә булып, йөзендә ниһаясе булмаган хәйрәт вә тәгаҗҗеп балкый иде. Г.Ибраһимов

2. хәб. функ. Гаҗәп хәл, аптыраш. Тәгаҗҗеп, әллә ул зат һәр нәҗесләрдән дә [начарракмы]? Г.Тукай



Алдагы мәкаләЧираттагы мәкалә