ТӘГАЕНЛӘ’Ү ф. 1) Ачыклау, төгәл белү; аңлау, төшенү. Илдус аның кем булуын, нинди профессия кешесе икәнен дә тәгаенли алмады. Г.Мөхәммәтшин. Тәүге салышта ук йөзек Бибимәмдүдә учына оялады. Алдан сөйләшеп-килешеп куйганнар иде ахры, аның кем кулында икәнен дә бик тиз тәгаенләделәр. Казан утлары 2) Билгеле бер эшкә, вазифага, урынга билгеләү, тәгаен итү. Чабарга тәгаенләгәч, ул каравылчыдан чалгы сорап алды. С.Шәмси. Аны институттан Казандагы автотранспорт берләшмәсе карамагына эшкә тәгаенләп җибәрделәр. В.Нуруллин 3) Гомумән берәр нәрсәнең вакытын, урынын, күләмен һ.б.ш.ларны билгеләү, атап кую. Биреләсе урынны Ибрай тыкрыгыннан тәгаенләгәннәр икән. Г.Әдһәм. Барлык укучыларга, укытучыларга берничә ай алдан хатлар язганнар, очрашу көнен тәгаенләгәннән соң, чакыру җибәргәннәр. И.Нәбиуллина 4) Исәпләү, кемне яки нәрсәне күздә тоту, шуңа атау. Рөстәм һәрвакыт аңа тәгаенләп берәр яңа кыз алып килә, таныштыра, күз дә кысарга өлгерә. Д.Булатова. Матильдага тәгаенләп берәр кызылны алырга булды. К.Кара Тәгаенләп калу Вакытында тәгаенләү Тәгаенләп китү Башка сүз яки эш уңаеннан гына тәгаенләү. – Синең атаң, минем исә падишаһым Василий Иванович, – дип, алдан әзерләп куйган күп сүзле мөрәҗәгатен тәгаенләп китте ---. М.Әмирханов Тәгаенләп кую Алдан тәгаенләү; тиз арада тәгаенләү. Әгәр районда риза булып тәгаенләп куйсалар, Абызтамакка күченергә туры килер. З.Мурсиев Тәгаенләп тору Вакытлыча тәгаенләү; тәгаенләргә уйлау. --- хансыз ханлык булмый, без кабат Шәехгали ханны тәгаенләп торабыз, туганым Гәүһәршад тәнәкә дә ризалашырдыр, дип ышанам. М.Әмирханов. Әйе, Локман абый аны савыт-саба кибетенә тәгаенләп тора. Г.Галиева Тәгаенли башлау Тәгаенләргә тотыну |