ТӘГАЕНЛӘНҮ ф. 1) төш. юн. к. тәгаенләү . Шул киңәшмәдә восстание вакытында кем ни эшләргә тиешлеге тәгаенләнеп, һәркемгә конкрет бурыч билгеләнә. Р.Мостафин. Өчиле мулласы Зиннәтулла имамның өлкән кызы Бибимәмдүдәнең дә тормышы шушы йомык түгәрәк эчендә тәгаенләнде. Тәгаенләнде, ләкин түгәрәк эченә сыймады. Казан утлары 2) Берәр хәл, мәсьәлә ачыклану, билгеле ачыклык керү, төгәллек барлыкка килү Тәгаенләнә башлау Тәгаенлек барлыкка килү. Бу тенденция инде тәгаенләнә башлады Тәгаенләнә төшү Тагын да ачыграк тәгаенләнү. Бер шигырьдә ачык итеп әйтеп бетерелмәгән уй икенчесендә тәгаенләнә төшә. Р.Рахман Тәгаенләнеп бетү Тулысынча тәгаенләнү. --- өйләнү, солдаттан никахлы хатын белән кайтып төшү егетнең башында тәмам укмашып, тәгаенләнеп беткән фикер түгел иде. Т.Галиуллин. Әле федераль казнадан киләсе акчалар да тәгаенләнеп бетмәгән, димәк, проектка төзәтмәләр керәчәк. Ватаным Татарстан Тәгаенләнеп җитү Тиешле, кирәкле, көтелгән дәрәҗәдә тәгаенләнү. --- империя башында тәүгечә мәҗүси римлылар утыралар, гәрчә алар арасында төрле диннәргә йөз тоту шәйләнеп килсә дә, дәүләтнең төп дине тәгаенләнеп җитмәгән иде әле. М.Хәбибуллин. «Инновация», «модернизация» дигән сүзләрне мул куллансак та, заманча яшәү юллары-ысуллары әле тәгаенләнеп җитмәгән кебек. Ватаным Татарстан Тәгаенләнеп килү Тәгаенләнү алдында булу. [Я.Емельянов] Иҗаты турында үз фикерем үзгәрә-үзгәрә байтак еллардан бирле тәгаенләнеп килә инде. Р.Фәйзуллин |