ТӘГА’ЕН рәв. 1. 1) Төгәл итеп, анык, конкрет рәвештә (берәр нәрсәне белү, әйтү һ.б.ш. тур.). Туксанынчы еллар ахырында, яңа гасыр башында үзәктән иңгән сәясәтнең мәгънәсен, асылын ул [А.Гыйләҗев] тәгаен ачып бирде. Т.Галиуллин. Ул [Г.Ахунов] обком, кабмин ишекләренең кайсы якка ачылганын тәгаен белеп яшәде. Казан утлары 2) Тулы ышаныч белән, һич шикләнмичә (эш-хәрәкәтнең үтәләчәге яки үтәлгәнлеге тур.). Әминә бу сүзләргә әллә ничек уңайсызланып, --- теләр-теләмәс кенә җавап бирә иде: – Тәгаен белмим. Яхшы, савыга бугай иде. Ф.Әмирхан. Басуда көзге яңгырга калган көлтәләр булса, болар Йосыфныкы, дип тәгаен әйтергә мөмкин иде. М.Галәү 2. с. мәгъ. 1) Анык, ачык, төгәл. Һәр чорда үзгәрә торган, татарча тәгаен тәрҗемәсе табылмаган «конъюктура» аларны [язучыларның әсәрләрен] да читләтеп үтмәде. Казан утлары 2) Санаулы. Ләкин тәгаен көннәр дә узып китте. Ә.Фәйзи 3) Билгеләнгән, инде ачыкланган, конкрет, төгәл билгеле булган. Эшнең тәгаен срогын әйтү 4) Ныклы, ышанычлы, төпле. Әтисенең тәгаен бер кәсебе булмый: җәйләрен --- көнлекче булып эшләп йөри, кышларын ит сатып көн кичерә. Ә.Еники. Югары партия мәктәпләре гомуми белем биреп, шәкертләренә диплом тоттырып чыгарсалар да, тәгаен бер һөнәргә өйрәтмиләр иде. Т.Галиуллин 3. и. мәгъ. Төгәллек, аныклык, ачыклык. Иртәгә Сәгыйтьдин абыйдан барып сорыйк, ул безгә тәгаенен генә әйтеп бирер. Ф.Хөсни 4. кер. сүз. функ. Әлбәттә, һичшиксез. Тәгаен, сез бу турыда берни белмисез |