ТӘВӘККҮЛ и. гар. Аллага тапшыру, Алла ярдәменә сыену хәле. Мин күчтем, юлландым, дидем: Аллага тәвәккүл. Дәрдемәнд. Бу адәмнәрне Габбас яманласа да, Сәлим мулла бик мактап: «Суфи вә тәкъва адәмнәр, Ходага тәвәккүлләре там», – дип әйтә иде. З.Һади