ТӘВӘККӘЛЛӘ’Ү ф. Берәр эшкә керешергә батырчылык итү, икеләнмичә, ачык берәр карар кабул итү. Эшне башлаганчы тәвәкәллә. Мәкаль. [Саҗидә:] Гариф абый, киңәшеп тотсак, начар килеп чыгар, дисезмени?.. Әйдәгез, тәвәккәллик, җәмәгать! М.Галәү. Апа урынга яткач, көнозын алмагачлардан күзен алмады. Шундый кызгандым, ни куркыныч булса да тәвәккәлләдем. Г.Гобәй

Тәвәккәлләп карау Нәтиҗәсен белер өчен тәвәккәлләү. Нишлисең, башка юл юк: тәвәккәлләп карарга кирәк, тәвәккәлләр генә таш яра. К.Кара

Тәвәккәлли башлау Тәвәккәлләргә тотыну. Әсрардан үрнәк алып, аның эзе буенча башка сугышчылар да тәвәккәлли башладылар. Г.Әпсәләмов

Тәвәккәлли төшү Тагын да бераз тәвәккәлләү. Хәтта мин, тәвәккәлли төшеп, болай дип тә әйтә алыр идем: поэзия билгеле дәрәҗәдә үзенең башлангычын югалтудан ала. Ф.Хөсни



Алдагы мәкаләЧираттагы мәкалә