ТӘВӘККӘ’Л БҮРЕК и. этн. Мех эчле, тышы хәтфә яки постаудан 15 – 20 см биеклегендә итеп тегелгән, гөмбәз сыман түбәле, колакчынсыз баш киеме. Иртәнге салкыннарда киеп йөрерсең дип, әни әтинең тәвәккәл бүреген һәм, җиңнәрен бераз кыскартып, аның кылкаланып беткән тула чикмәнен бирде. М.Гали. Мин, туганкай, тәвәккәл бүрекне кырын киеп алып, шул Шәрифәгә өйләнергә булып торам инде. Н.Исәнбәт |