ТӘВӘККӘЛ с. 1. 1) Берәр эшкә керешкәндә яки карар кабул иткәндә куркып тормый торган, йөрәкле, кыю. Үз араларыннан шундый бер тәвәккәл йөрәкнең килеп чыгуын гына көткән Тигәнәле кешеләре аяк терәп җир сорыйлар. К.Нәҗми. Әниебез бик тәвәккәл кеше иде, олы абыебыз Мәгъфүргә ат җигеп кайтырга кушты. М.Мәһдиев

2) Зур кыюлык, ныклык, үз-үзеңә ышанганлык, икеләнмәүчелек таләп итә торган. Бу төндә эшләнергә тиешле тәвәккәл һәм җаваплы эш өчен Зарифулла хәтсез кулай кеше инде. Г.Минский. – Хәзер, Нургаяз ага, чәй эчеп җибәрәбез, – диде егет, үзенең тәвәккәл хәрәкәтләре белән өйгә җан кертергә омтылгандай. Р.Мөхәммәдиев

2. и. мәгъ. Үз-үзенә нык ышана, икеләнми торган кыю кеше. Тәвәккәлдә тау көче. Мәкаль. Уйлы уйлап торганчы, тәвәккәл эшен бетерер. Мәкаль. Тәвәккәлгә тугыз җирдән Хак Тәгалә бирәм дигән. Г.Афзал



Алдагы мәкаләЧираттагы мәкалә