ТӘБРИКЛӘ’Ү ф. 1) Берәр төрле шатлык яки бәйрәм уңае белән котлау. Кунак Яңа ел белән тәбрикләп вакыт уздырып торуны кирәк тапмады. Т.Галиуллин. Председатель халыкны тәбрикләргә тиеш иде. Ләкин: «Иптәшләр», – дип кенә калды. Казан утлары

2) Кемнең дә булса эше, хезмәте турында уңай фикердә булу, хуплау, теләктәшлек белдерү. Гомуми шатлык авазы көчәя. Яшьләр күбрәк шагыйрьне тәбрикли, үзенең мәхәббәтен, ихтирамын әйтеп калырга ашыга. Т.Галиуллин

Тәбрикләп йөрү Төрле җирдә, төрле вакытта тәбрикләү. Татар почмагында милли коллективларны бәйрәм белән тәбрикләп йөргән шәһәр башлыгы Виктор Шрейдер, хакимият вәкилләре һәм кайбер депутатлар булды. С.Мирхалиева

Тәбрикләп кую Алдан ук тәбрикләү. Бу хакта Табиев алдан ук әйтеп һәм тәбрикләп куйган иде. Г.Бәширов

Тәбрикләп тору Гел, һәрвакыт тәбрикләү; хәзерге моментта тәбрикләү. Хәния апасы Казанда, телефоннан гел хәлемне сорашып, бәйрәмнәр белән тәбрикләп тора. Татар әдипләре

Тәбрикләп чыгу Барысын да, һәрберсен тәбрикләү. Андрей Николаевич шулай ук хастаханәдә ятып дәваланучы православныйларны, полициядә вакытлыча тоткарланучыларны Пасха белән тәбрикләп чыкты. Әлки хәбәрләре

Тәбрикли башлау Тәбрикләргә керешү. Килеп җитүгә, кулымны кыса, тәбрикли башлады. Безнең гәҗит



Алдагы мәкаләЧираттагы мәкалә