ТӘБӘНӘКЛӘНҮ ф. Тәбәнәк хәлгә килү. Бикташның үзенә дә посёлок үзгәргән: йортлар тәбәнәкләнгән, тыкрык тарайган, Васька кечерәйгән төсле күренде. М.Маликова. Тау куышы шулкадәр тәбәнәкләнде, егет чүгәләп бара башлады. М.Яһудин

Тәбәнәкләнә бару Торган саен тәбәнәкләнү. Нужа баскан саен тәбәнәкләнә барган гәүдәле Мостафа аңа борчылмаска кушты. К.Нәҗми

Тәбәнәкләнә башлау Тәбәнәкләнүгә табан бару. Алардан соң инде таулар тәбәнәкләнә башлады, гүя алар да, адәм баласының бернигә карамастан ярсып алга атлавына тетрәнеп, аның алдында тез чүккәннәр иде. Ф.Бәйрәмова

Тәбәнәкләнә төшү Бераз тәбәнәкләнү; тагын да тәбәнәкләнү. Бәлки, бөек Атилланың сөякләре Венгрия далаларында заманнар үтү белән шактый тәбәнәкләнә төшкән берәр курган эчендә ятадыр. Борынгы төрки халыклар тарихыннан хикәяләр

Тәбәнәкләнеп бетү Бөтенләй тәбәнәкләнү

Тәбәнәкләнеп калу Берәр тәэсирдән, вакыйгадан соң тәбәнәк хәлгә килү. Өйләр генә бераз тәбәнәкләнеп калганнар, искергәннәр иде бугай. Н.Фәттах. Болай да бодай көлтәсе чаклы гына карчык тагын да бөреште, тәбәнәкләнеп калды. Р.Батулла

Тәбәнәкләнеп китү Сизелерлек дәрәҗәдә, күзгә күренеп тәбәнәкләнү. Кечкенә буе тагын да тәбәнәкләнеп китте. Ф.Яруллин. Ә тауны инде әйткән дә юк, ул хәзер генә тәбәнәкләнеп киткән кебек, элек ул бәләкәй Камил өчен дөньяның иң биек тавы булып тоела иде. Ф.Бәйрәмова



Алдагы мәкаләЧираттагы мәкалә