ТӘБӘНӘК с. 1) Биек булмаган, биек түгел (каралты-кура, төрле корылмалар тур.). Ике якта кар белән яртылаш күмелгән басык вә тәбәнәк өйләрнең кечкенә вә ямьсез тәрәзәләреннән саргылт шәүләләр сузылып киткән иде. Ш.Камал. [Фабриканың] Корпус эче буш булып, зур бер йорт шикелле киң, тәбәнәк булганлыктан, тәрәзәләрдән кергән көн яктылыгы уртасына ук барып җитә алмый. Ш.Усманов 2) Җиргә, нигезгә яки берәр өслеккә якын урнашкан, түбән. Инешнең бер ягы тәбәнәк, икенче ягы биегрәк. Г.Коләхмәтов. Идел үзе, зәңгәрлеккә өртелә барган аргы яктан алып бирге якның тәбәнәк ярына кадәр, --- һаман ага. Г.Бәширов 3) Кыска буйлы, гадәттә юантык, базык (кеше һәм хайваннар тур.). [Мәйданга] тәбәнәк кенә юан бер егетне чыгардылар. М.Гали. Юан гына, тәбәнәгрәк кенә бу кеше Вилданнан аеруча күзен алмый. Г.Толымбай 4) Кыска, озын булмаган. Тукайның өстендә ябык якалы кыска тужурка, аяк йөзенә үк төшеп торган озын тар чалбар, аягында тәбәнәк үкчәле --- ботинка иде. М.Гали |