ТӘБӘЛДЕРЕК и. 1) Туку станында аяк белән басып көреләрне хәрәкәткә китерә торган кечкенә такта. Тәбәлдерек ачкан җеп карнында Чабак – соса уйнап югала. Һәм көреләр парлап биеп тора, «Һап та һоп!» дип кылыч кул чаба. Ш.Маннур. Шүрегә җеп урый, шүрене сосага кертә дә, сосаны бик оста гына шудырып, аркылы җепне икенче яктан тартып ала да, аягы белән тәбәлдерекне төшереп, палас кылычы белән аркылы җепкә суга. Р.Батулла 2) Төрле машиналарда һәм уен коралларында аяк белән басып механизмны хәрәкәткә китерә торган җайланма; педаль. Ярмөхәммәт, тиз генә машинасының муфта тәбәлдерегенә басып, кул тормозын ычкындырды. Р.Батулла. Тәбәлдереккә басым артса, калыпларның да барабаннарга басымы арта. Тракторлар һәм автомобильләр |