ТӘБӘГА и. гар. иск. Билгеле бер монархка сәяси-хокукый бәйлелектә булган физик затлар; подданныйлар. Алтын Урданың тәбәгасе, ягъни подданныйлары булган рус кенәзләре, хан белән күрешер өчен, Сарайга килергә тиеш булдылар. С.Алишев. Бөтен Русиядә иң юаш һәм итагатьле тәбәга саналган татарларга Төркестанда җирләшергә рөхсәт бирмиләр. Гасырлар авазы



Алдагы мәкаләЧираттагы мәкалә