ТӘБӘ и. 1) Майга яки сөткә туглап, табада куырылган йомырка. Кечкенә генә тимер мич өстендә майда кыздырылган тәбә өлгергәч, Гыйльфан бөтенләй кәефләнде. Ш.Усманов. Сөт, тоз, борычны йомырканы туглагач кына өстәсәң, тәбә тәмлерәк була. Татар халык ашлары

2) диал. Тары оныннан пешерелгән белен

Тәбәңне чәчермен Бик каты тиргәү, шелтәләү яки тәнкыйтьләү сүзе



Алдагы мәкаләЧираттагы мәкалә