ТӘБАРӘК и. гар. дини Коръәндә Аллаһны мактауга багышланган сүрә, «Мүлк» сүрәсе. Күмү эше тәмам булды. Хәзрәт бик моңлы иттереп «Тәбарәк» сүрәсен укыды. М.Гафури. Алар каберлек капкасыннан чыккан вакытта, мәзин, нечкә сакалын селкетеп-селкетеп, кабер янында «Тәбарәк» укый иде. Ш.Камал ◊ Тәбарәген укыту ирон. Ни белән дә булса кешене үлем хәленә җиткерү; үтергәнче кыйнау (гадәт буенча үлек өстендә «Тәбарәк» сүрәсен укудан әйтелә). [Сәйфулла:] Әх, Хәйрүш, авылга да җитәбез диген, ә… Ну, Хәйрүш, кайтып, байларга тәбарәкләрен укытабыз. Ф.Бурнаш |