ТӘӘССЕФ и. гар. иск. 1. Кайгы, үкенеч, ниндидер эшнең уңмавына ачыну тойгысы. Матбугатта тәәссеф изһар итүчеләр йөзләп саналгач, тәәссефләрен эчләренә йотып калучылар әлбәттә меңләп саналырга тиеш. Г.Рәхим. Мең тәәссеф тә аз күренәдер Милли көйгә шигырь язганга ---. Ф.Хәйбуллин

2. с. Үкенечле, кайгылы, борчулы, ямьсез, күңелсез. «Русское общество»ның бундый эшләргә бер дә дикъкать итмәве тәәссеф бер хәлдер. Г.Камал. Мулла булгач та, озакламый кеше гаепләрен эзләргә керешеп, Кышкарый, Мәрҗани, Барудиларның әсәрләренә рәддияләр язып, вакытын әрәм итеп, тәәссеф хәлләргә сәбәп булды. Р.Зарипов

3. кер. сүз функ. Кызганычка, ни кызганыч, ни үкенеч. Очтылар хәзрәт, вәкилкүп очтылар, Тик, тәәссеф, җиргә егылып төштеләр. Г.Тукай. Ләкин шулкадәресе бар: тәәссеф ки, без боларның эчендә ни үземезнең «татар шагыйре» дип әйтерлек бер затны, ни халкымызның рух вә хиссиятене күрмибез яки бик аз күрәбез. Җ.Вәлиди



Алдагы мәкаләЧираттагы мәкалә