ТАЯНЫЧСЫЗЛЫК и. 1) Таяныч булмау, терәк, ярдәм җитмәү күренеше; ялгызлык. – --- безнең яшьтәге кешене үз балалары да, оныклары да бик өнәп бетерми, картлар аларга комачаулаган кебек тоела бит. – Алай ук булмаса да, барыбер канатсызлык, таянычсызлык сиздерә, Зөлфә. З.Фәйзи

2) Өметсезлек, чарасызлык. Гаязның йөзенә чыккан өметсезлек, таянычсызлыкка карап елыйсым килә иде минем. М.Әмир



Алдагы мәкаләЧираттагы мәкалә