ТАЯНЫЧЛЫ с. 1) Нык, тотрыклы, чыдам. Монда һәрнәрсә ышанычлы, ныклы, таянычлы. Л.Ибраһимова 2) Терәге, ярдәм итәрлек кешесе булган. Таянычлы кеше 3) күч. Ышанырлык, ышаныч багларлык, ышанычлы (кеше тур.). Кем генә булмасын, кая гына эшләмәсен, инде чәчләре коелгач та, Нәсим белән Рәсимәнең иң турылыклы дусты, таянычлы ярдәмчесе булып калды. Т.Галиуллин. Инде янәшәмдә таянычлы кеше бар, дип сөенгән идем. З.Хәким 4) күч. Әһәмиятле, көчле, ышандырырлык. Әлегә кадәр чыккан татар грамматикаларында бу мәсьәләдә телебезнең табигатенә нигезләнгән, таянычлы гыйльми мәгълүмат юк. Г.Алпаров. Миңа да тернәкләнеп гомер итәргә бер таянычлы уй, юаныч кирәк иде ләбаса! А.Гыйләҗев |