ТАЯНЫЧ и. 1. 1) сир. Утырганда, менгәндә яки төшкәндә тотыну, таяну, арка терәү һ.б.ш. өчен терәк; җиһазның таяна торган махсус өлеше. Урман авызына чыгып җиттем дигәндә, сул аяк каядыр убылып төште, буш кул, таяныч эзләп, нәзек ботакка ябышты ---. Л.Зөлкарнәй. Шундый зур, киң яланда, бар дөньяда аңа терәк булырлык, таянып, дүрт аяктан торып басарлык бер генә таяныч та юк иде. Д.Булатова 2) Таянган җирлек, таянган урын. Урыс империясенең, Босфор һәм Дарданелл бугазларын, Истанбул шәһәрен кулга төшереп, Урта диңгезгә чыгуда Болгарияне таяныч итүе --- дә бар ич әле. Т.Әйди. Аның хәзер «таянычым – таш, тотканым – тимер» дип яшәрлеге бар иде. Ф.Яхин 3) күч. Ярдәм. Таяныч эзләп, киңәш сорарга дип килде. Л.Ихсанова. Хәзер шул Такылдыктан, үз дошманыннан, таяныч эзли: аны да үз ягына аударырга! Р.Камал 4) Төп ярдәмче; иң ышанычлы кеше. Мондый кырыс заманда ялгыз яшәү мөмкин түгел. Миңа таяныч, терәк кирәк. Мин андый кешене таптым, Айрат. Ф.Яруллин. Ярмөхәммәт, син бит бөтен таянычым, син – йортның бердәнбер ир-аты... Р.Батулла 5) күч. Рухи яктан ярдәм итә алырлык, нигез булырлык көч; сыенырлык зат яки берәр нәрсә; терәк, ышаныч. Мисырның Клеопатрасы, --- Византиянең Софьясы шикелле мәмләкәт тоткан югары сәясәтнең үзәгендә кайныйсы, ханның иң якын киңәшчесе, турылыклы көрәштәше, ышанычлы таянычы буласы килә. М.Әмирханов. Синең таянычың шул казакларда. Ләкин бу таяныч черек. Вакыт үзгәрүгә, сәясәт какшауга, алар сине ташлап качачак, качсалар гына ярый әле, алар сиңа каршы барачак. Р.Батулла 2. с. мәгъ. 1) Берәр нәрсәнең нигезендә яткан, төп, ышанычлы, иң әһәмиятле. Туган ягын, аның ямьле табигатен --- ул кешегә рухани өмет, күңел көрлеге, таяныч нокта бирүче көч итеп, --- психологик анализ мөмкинлекләренә ышыкланып сурәтли. Т.Галиуллин. Эчендә әйтерсең нидер өзелеп төште, күңеленең таяныч баганалары ауды. Р.Камал 2) Ярдәм итәрдәй, ярдәм итә торган |