ТАЯНУ ф. 1) Гәүдәнең авырлыгын берәр нәрсәгә салу. Көрәгенә таянган хәлдә, кайчандыр колагына чалынган бер юләр мәзәкне дә исенә төшереп, авыз чите белән генә елмайгандай итте. А.Хәлим. Уң аягына таянмаска тырышып, башта кулларын, аннан сул аягын алга шудырды. М.Кәбиров 2) Гәүдәнең авырлыгын өлешчә кулга яки кул белән тотынган нәрсәгә күчерү. Йөгереп үк булмаса да, җитез генә, минем сузылган кулыма таяныр-таянмас кына сәхнәгә менде ул. Р.Кәрами 3) Кулны гәүдәнең бер җиренә терәп тору яки терәк итеп кую. Нуров, тезләренә таянган килеш, аллея комында җилфердәп яткан өрәңге яфрагына карап утыра. А.Тимергалин 4) Йөргәндә, чаңгы шуганда, адымны җиңеләйтү, тизлекне арттыру һ.б.ш. өчен, таяк яки башка махсус әсбап куллану. Ашыга-ашыга, таякка таянган, пөхтә киенгән бер карчык сәхнә аша чыгып китә. А.Гадел 5) күч. Берәр җирдән ярдәм алу, кемнән дә булса теләктәшлек күрү. Шул авыр елларда башка чыгып, йорт-җир җиткереп, үз көчләренә таянып яшәделәр. М.Хуҗин 6) күч. Ышану, ярдәм һ.б.ш. өмет итү, көтү. --- тәҗрибә юлы белән йөрү тиешле, һич беркем көченә вә куәтенә таянмасын һәм имин булмаган кемсәнең алдавыннан курыкмый, хәвефсез тормасын. Кәлилә вә Димнә. Күп торганга таянма, күп белгәнгә таян, димәсләр иде. Ф.Бурнаш 7) күч. Берәр факт, тәгълимат нигезендә фикер йөртү, шуларны исәпкә алып эш итү, шуларны дәлил итеп алу. Мәкаләне укып чыккач, Сәетне, фикер тирәнлегеннән бигрәк, йөзләрчә елларга чигенеш ясап, конкрет фактларга, кире кагып булмаслык дәлилләргә таянып язуы шаккатырды. М.Хәсәнов. Иң изге ният, иң якты хыял да, дөнья кануннарына таянмаса, утопия булып кына кала. М.Галиев Таяна башлау Таянуга күчү. Моңа кадәр хатыным иркәләнүне һәм үзсүзләнүне гадәте иткән булса, моннан соң һаман да «әйе»гә таяна башлады. Ф.Яхин Таяна бирү Таянуын дәвам итү. --- ул күпне күргән, олайган кеше алай кабынып китмәде. Кылычының ялтырап торган җиз башлы сабына таяна биреп, әллә ни булмагандай, тыныч җавап бирде ---. Г.Бәширов Таяна төшү Бераз таяну.--- каралтылар, егылмасам ярар дип куркып, үзләренең иске черек терәкләренә таяна төшеп, һәр җилгә калтыранып, һәр яңгырны эченә алып, язмышның бөтен көчләре алдында ыңгырашып гомер итәләр. Г.Ибраһимов Таянып алу Беразга гына таяну. Яңадан аш ашамакчы булса да, утырганда, ялгыш өстәл өстендәге бер звонокка таянып алганлыгыннан, алдындагы аш аска төшеп китеп, аның урынына астан кош жаркое килеп чыкты. Ф.Әмирхан Таянып карау Сынау максаты белән таяну. Мин дә бер ирләр көченә таянып карыйм, ничегрәк була икән ул. З.Мурсиев Таянып тору Таянган хәлдә булу; билгеле вакытка таяну. Сәүбән дә таянып торган мендәрләрен рәтли башлады. Г.Гыйльманов. Фатихны уртага алып, кайсылары чүгәләп кенә утырдылар, кайберләре печән өеме өстенә ятып яки терсәкләре белән таянып тордылар. Н.Яһудин |