ТАЯНГЫЧ и. 1) Баскыч, болдыр һ.б.ш.ларның читендәге култыкса. Урындыкның ул биек аркасына сырлап-уеп матур-матур чәчәкләр, бизәкләр ясалган. Ул таянгычлары, аяклары да бормалы-сырмалы бизәкле. Р.Төхфәтуллин. Бер кулы белән болдыр таянгычына тотынган көе ул янә аваз салды ---. Ф.Җамалетдинова 2) Култык таягы. Таянгыч ярдәмендә йөрүче әбекәй өчен бу, чыннан да, зур вакыйга. Бөгелмә авазы |