ТАЯКЧЫК и. 1) махс. Кечкенә таяк формасындагы махсус әсбап. Халыкара хәлләр лекторы стенадагы кадакка дөнья картасын элеп куйды да, очлы башлы, нәзек күрсәткеч таякчык белән уйнаган сымак хәрәкәт ясап, ачык, көр тавыш белән кәгазьсез-нисез сөйли башлады. Г.Афзал. Нәфис дирижёр таякчыгы винтовка очындагы штыктан да куәтлерәк иде бу минутларда. Р.Низами. Санау таякчыкларымны да онытып калдырмадым. Р.Хәтимова

2) махс. Формасы белән озынча туры таякка охшаш бактерия төре; бацилла. Туберкулёз белән авыручыларны дәвалаган табибларның Кох таякчыкларын үзләренә йоктыру очраклары сирәк. А.Хәсәнов

3) анат. Кешедә һәм умырткалы хайваннарда күзнең челтәр катлавындагы, озынча туры таякка охшаш формалы, яктылыкка сизгер күзәнәк

4) Кайбер ризыкларның кечкенә таяк, чыбык формасында ясалганы. 2 төргәк йомшак сыр, ике тырнак сарымсак, 5 – 6 краб таякчыгы, әстерхан чикләвеге, майонез кирәк. Мәдәни җомга. Аларны күргән саен, башымда мең төрле сорау бөтерелә: --- әйбәт түлиләрме икән, товарларын алучылар бармы, нигә нәкъ менә кукуруз таякчыгы сатарга булганнар? Шәһри Казан. Балык таякчыгы



Алдагы мәкаләЧираттагы мәкалә