ТАЯКСЫЗ с. 1. Таягы булмаган; таякка таянмаган. Бер сөрлегүендә, ул чак кына егылмады, Халисә аның таяксыз кулыннан култыклап алды. Казан утлары 2. рәв. мәгъ. 1) Таяк ярдәменнән башка гына, таякка таянмыйча. Аягы төзәлә төште, таяксыз йөри башлады. М.Хуҗин. Таяксыз йөри алмый инде хәзер: тыны каба, сулуы кысыла… Ф.Җамалетдинова 2) Таягы булмый торып, таяк белән коралланмыйча. Әмма соңыннан: «Юаш эт янына таяксыз барырга ярамаганлыкны аңласын, әйдә, бу хәчтерүш!» – дип уйлады. С.Поварисов. Мин, Иске Алат малае, шушындый зур сәфәргә кармаксыз-таяксыз, буш кул белән чыгаммы инде ---. А.Хәсәнов 3) күч. Мәҗбүр итмичә; көч, җәза кулланмыйча. Сез моңарчы таяксыз да төшендерә белә идегез. Ә.Баян ◊ Таяксыз нуль Шәхес буларак, белгеч буларак һ.б.ш. яктан буш, ихтирамга лаек булмаган кеше. Шул киң аркадан, тыгыз муеннан башка үзенең эче буш клиндер, таяксыз нуль икәнен аңларлык кына сиземләү сәләте бар иде аңарда. Т.Галиуллин |