ТАЯКЛА’У ф. 1) Таяк белән кыйнау; таяк җәзасы бирү. «Тот, җибәрмә, тот, үтер!» – дип, каравылчылар таяклап үтерделәр [этне]. К.Насыйри. Этләр янына килсә, этләр сырты белән тора моңа, кешеләр янына килсә, таяклап җибәрәләр, бүреләр янына тәпиләсә, кабыргаларын кимерә-кимерә талыйлар. Сабантуй

2) иск. Таяк (8 мәгъ.) белән үлчәү; таяк (9–10 мәгъ.) белән исәпләү

3) күч. Мәҗбүр итү, көчләү. Хәлимнең прокурорны ярсытасы килмәде, каты бәрелмәде, Ленинның, урта крестьянны таяклап социализмга алып барып булмаячак, дигән сүзләрен китерде. И.Гази

4) күч. Бик каты ачулану, куркыту. Бер карчык Юляны хәтта куган таяклап. Ярый ял итүче берәү өлгергән яклап!.. Р.Харис

Таяклап алу Аз гына таяклау; тиз генә таяклау

Таяклап бетерү Таяклауны тәмамлау; бик нык таяклау

Таяклап карау Таяклау чарасын сынау. Башта аз гына сизенсә дә, бик нык кыйнап, таяклап карады, ләкин тыя алмады, егетләр, туры килгәндә, өмәдә, калага барганда, ара-тирә төшергәли торган булдылар. Г.Ибраһимов

Таяклап тору Әле таяклау; даими яки әледән-әле таяклау

Таяклый бару Рәттән, эзлекле рәвештә таяклау

Таяклый тору Әледән-әле таяклау. Без килен чакта, кайнатай мәрхүм --- синең анаңны авызлыклый, таяклый торды. Г.Ибраһимов

Таяклый төшү Тагын бераз таяклау



Алдагы мәкаләЧираттагы мәкалә