ТАЯКЛАП рәв. 1) Таяк (8 мәгъ.) белән үлчәп, таяк (9 мәгъ.) белән исәпләп, таяк (9 мәгъ.) санынча. Ә безнең монда таяклап бүләләр җирне, ул да җитми... Ә.Фәйзи 2) Билгеле таяк (10 мәгъ.) чамасы. Һәр кеше үзенә тигән җиргә берничә таяклап бүлеп-бүлеп чәчелгәнлектән, иген басулары нәкъ корама юрган шәкелен алып торалар. М.Фәйзи |