ТАЯК и. 1) Беләктән нәзек, бармактан юан, чагыштырмача төз озынча агач кисәге; русчасы: палка. Ашардай булып, каш астыннан сөзеп карыйлар. Куллары йодрыкланган, кайсы таш, кайсы таяк тоткан. Л.Зөлкарнәй. Мин аның янында кулыма кисәү агачы итеп таяк тоткан хәлемдә утырам. Ф.Яхин

2) Шуңа охшаш теләсә нинди материалдан ясалган, гади эш коралы яки берәр эш җиһазының өлеше булып хезмәт иткән озынча предмет. Тимер таягыннан тотып, кечкенә боҗрасын өскә таба шудырсаң, чатыр киңәя, кабара, боҗраны аска төшерсәң – җыела. Н.Фәттах. Бер кулында кармак таягы, икенчесендә кечкенә генә зәңгәр чиләк. Г.Сабитов

3) Шуңа охшаш әсбапның аерым эшләрдә, очракларда кулланыла торган махсус төре. Әнә сыңар чаңгы таягы аунап ята, сынык боҗрасы да янында гына. А.Тимергалин. Равил Фәйзуллин бильярд таягын кулга алуга, шарлар, бүредән өреккән сарыклар шикелле куырылып, бер тирәгә өелешә. М.Галиев

4) Олы кешеләр таянып йөри торган (сирәгрәк – дин әһелләре һ.б.ш.ларның махсус билгесе булган), чама белән кеше буендагы әйбер; аса; русчасы: посох. Башына ак чалма ураган, өстенә яшел чапан кигән, кулына озын таяк тоткан Шәмси мулла, мәзинне ияртеп, уенчылар бакыр акчаларын калдырып качкан төшкә таба китте. М.Галәү. Карт таякка таянган, сул кулын каш өстенә куйган, бөтен гәүдәсе суыктанмы, каушауданмы дер-дер килә иде. А.Гыйләҗев

5) Авырткан аякка көч килмәсен дип таянып йөрү өчен, башында кул югарылыгында махсус тоткасы булган таянгыч. Яралануы хак булгандыр, бер аягына аксап, кәкре башлы таяк тотып йөри иде. Г.Галиев // Шуның аксессуар буларак ирләр куллана торган, еш кына сырланган, бизәлгән төре; русчасы: трость. Европача киенгән бер кеше таяк тотып узып бара. Г.Камал. --- фин кепкасы киеп, сөяк таяк тоткан Леонид Соболев, төлке толып кигән Шаляпин --- – бөтенесе бергә урам уртасыннан баралар һәм миңа карап елмаеп, кул болгыйлар иде. М.Мәһдиев

6) Сугу, бәрү өчен кулланыла торган гади корал; күсәк, суел; русчасы: дубинка. Әмма башына резин таяк белән сугуга ук сыгылып төшмәде ул. Соңгы чигенә кадәр көрәшергә булды. А.Хәсәнов

7) Югары дәрәҗә, хакимият, берәр оешма һ.б.ш.ның билгесе буларак кулда йөртелә торган, гадәттә сырлы, бизәкле озынча әсбап; русчасы: жезл. Волхов фронтында батырлык күрсәткән солдатларын бүләкләр өчен, фашист командованиесе сырлап эшләнгән махсус таяк та уйлап чыгарды. Г.Әпсәләмов

8) иск. Билгеле озынлыктагы агач кисәгеннән гыйбарәт озынлык үлчәү өчен гади әсбап. Сәләхинең кулында җир үлчи торган таяк. Р.Ишморат. Авылыңа кайтасың, ишегалдында кемнәрдер йөри, үлчәгеч таяк тотканнар, бер сотка җирең артык икән, шуны кисеп, киртәңне күчерттерәләр ---. М.Мәһдиев

9) иск. Элек җир кишәрлекләрен үлчәгәндә кулланылган озынлык берәмлеге; сажин. Уракчылар кишәрлекләрен биш-алты таяк буе урып, берничәшәр өем куйгач, Габделкаюм да көч-хәл белән беренче көлтәне бәйли. М.Гали

10) иск. Җир кишәрлегенең мәйданын үлчәү берәмлеге; квадрат сажин. Исән-сау котылсам, үзем үлгәнче һәр елны Гайни карчыкка ун таяк тары чәчеп бирермен. Г.Ибраһимов

11) күч. Кыйнау, суктырудан гыйбарәт тән җәзасы. Унбиш таяктан соң тоткынның бары тик ыңгырашуы гына ишетелә башлады. Г.Әпсәләмов

12) күч. Исемлектәге, пландагы берәр эшнең эшләнүе турында куелган шартлы билге. Таякка эшләгән авыл кешесе шәһәрдә бирелгән тиеннәргә бик риза иде. Т.Миңнуллин // Эшнең нәтиҗәлелеген билгеләүдә формальлек. --- «палка» дигәннән, исем үзгәртеп кенә полициядә таяк системасы бетмәгән икән. Н.Вәзыйхов

Таяк алу Тән җәзасына тартылу, таяк белән суктырылу, кыйналу. Барабан таяк ала, барабанчы акча ала. Мәкаль. --- фәлән номерлы тоткын фәлән гаебе өчен фәлән хәтле таяк алды, дип рапорт бирергә тиеш иде. Г.Әпсәләмов. Таяк астында Теләмичә, риза булмыйча, көч белән мәҗбүр ителеп, көчләп. – Болай таяк астында эшләргә мин кол түгел! – дип, конторадан чыгып китмәкче булган. Ш.Усманов. Таяк ашау к. таяк алу. Шайтан бер ел буе шулай таяк ашагач, солдат кире әйләнеп кайткан, ди. Әкият. Таяк ике башлы булу 1) «Кешенең усаллыгы, эшләгән явызлыгы үзенә кайтырга мөмкин» мәгънәсен белдерә. Таяк ике башлы була бит! Беләсең ич, Себер юлы тап-такыр. --- синең өстеңә дә шәп кенә тамызып була бит, Йосыф!.. Г.Бәширов; 2) «Теләсә нинди яхшы әйбернең дә начар ягы булырга мөмкин» мәгънәсендә әйтелә. Таяк ике башлы шул: бер башы файда китерсә, икенче башы зыян салды. Ф.Яруллин. Таякка калу 1) Хәлсезләнү, сәламәтлек нык какшау. Коммуна, коммуна дип йөри торгач, таякка калдыңмыни? Чулпан. Хәсән абыйның сәламәтлеге бик начарланган, таякка калган икән, дигән хәбәр таралган иде ул вакытта. М.Макаров; 2) Төрле яктан бирешү, артка китү. Таякка таяк ялгау Бик күп һәм оста, ышандырырлык итеп ялганлау, ялган өстенә ялган сөйләү. Хөсәен абзый, өстемә кырык потлы снаряд төшеп аягымны өзде дип, таякка таяк ялгарга тотынган. Г.Мөхәммәтшин. Таякка таяндыру Бөлдерү, хәерчелеккә чыгару. Сез бит бергә эш итәсез, сез, минем колхозны таякка таяндыру өчен, немецлар белән берләшкәнсез! Ф.Садриев. Таякны бөгү Берәр нәрсәдә артыгын эшләп ташлау, чаманы югалту. Алмаз Әхәтович, әйдәгез, таякны бөгеп җибәрми генә сөйләшик. Ә.Сәйфетдинов. Шаукымлы, буталчык, ата – улны, ана кызны беләсе түгел көннәр. Таякны бөгеп сындырып ташлаулары да бар. З.Нури. Таякның авыр башы 1) Берәр эшнең иң авыр өлеше, кыенлыгы. Мин олырак булгангадыр инде, таякның иң авыр башы миңа төште. Аманулла; 2) Берәр нәрсә өчен җаваплылык, җәза, шелтәнең төп өлеше. Киңәшмәдә таякның авыр башы иң беренче чиратта әлеге дә баягы Кудрявцевка эләкте. В.Имамов. Таякның башы к. таякның авыр башы. Таякның юан башы к. таякның авыр башы. Мондый мәҗлесләр, тамашалар хатын-кыз өчен аерата болгавыр, баш бутагыч була, ни әйтсәң дә без, ирләр, ашыйбыз да качабыз, дигәндәй, таякның юан башы хатын-кыз җилкәсенә төшә. А.Гыйләҗев. Таякның юан башы бигрәк тә кызларга төшә, ата-аналарның бу кырыслыгыннан күбрәк алар җәфа чигә. З.Хөснияр. Таяк ору Таяк белән сугу, кыйнау. Ерак кияүнең башына чатыр корыр, йорттагы кияүнең башына таяк орыр. Мәкаль. Шәригать буенча хәзер йөз таяк орып, шул бурычым белән алтынымны алып бирегез, тәкъсир. Н.Исәнбәт. Таяк тию к. таяк төшү. Күп сүз аркаңа таяк тидерер. Мәкаль. Анда дингә бәйле һәркемгә таяк тими калмаган. Безнең гәҗит. Таяк тоту Шобага тоту. Таяк тотышу к. таяк тоту. Хәзер мин сине җиргә сеңдерәм бит, элек таяк тотышыйк әле, кайсыбызга беренче сугарга чыгар, ди. Әкият. Ләкин алдан ук әйтеп куям: кунак кыз миңа да ошаса, таяк тотышабыз. Кем өскә чыкса, кызны шул озата. В.Нуруллин. Таяк төшү Берәр эш-гамәл өчен җавап бирү, җәза күрү. Кеше башын басма итеп Менәләр чоңгылдан да. Таяк төшә гомер буе Гамьнәрдән басылганга. Ә.Ситдыйкова. Тик тегеләргә нинди җәза эләгер, белмим, ә менә минем башка таяк төшәсе хак. Казан утлары. Таяк тыгу к. тәгәрмәчкә таяк тыгу. Ярдәм итәсе урында, киресенчә, таяк тыккан очраклар шактый. З.Мансуров. Таяк тыккан кырмыска оясы кебек (төсле, шикелле) Халык арасында дулкынлану, борчылу, бәхәс, ыгы-зыгы, шау-шу барлыкка килү турында. Ә ике атнадан авыл таяк тыккан кырмыска оясыдай тузгый, кайный башлады. Ф.Зариф. Таяк тыккан умарта оясы кебек (төсле, шикелле) к. таяк тыккан кырмыска оясы кебек. Бүлмә эче таяк тыккан умарта оясы төсле гөж килде. К.Тинчурин



Алдагы мәкаләЧираттагы мәкалә