ТАЮ ф. 1) Берәр җирлеккә басканда, таянганда, нәрсәдер куйганда, таяну ноктасы тотрыксыз булып, тигезлекне югалту, шуып, ихтыярсыз рәвештә бер якка авышу. Баскычта таеп егыла яздым, кемдер тотып калды. И.Салахов. Кая, чиләгеңне үзем алыйм, тая күрмә. Д.Каюмова 2) Шома булу сәбәпле таянган өслектән шуып китү, җирлектә нык тормау. Аларның күн итекләре тая, һич йөгерә алмыйлар. Р.Батулла. Юеш үләндә тире башмаклары тая. Р.Сәгъди 3) Тиешле урыныннан, тупсасыннан, уемыннан чыгу, кузгалу; тайлыгу. Машина тәрәзәсенең ватыклары тиеп, ике җирдән баш тиресе суелган да кулбашы таеп чыкканые. В.Нуруллин. Шулай да, егылып, кайсының бите сыдырыла, кайсының бармагы тая. Г.Рәхим 4) Авышу, иелү, янтаю. Өч таган таймас. Мәкаль 5) Бер яккарак, кырыйгарак китү, тайпылу. Ул, болар яныннан бер читкәрәк таеп, эчтән генә балдызын күз алдына китереп уйланып йөри башлый. Х.Камалов. Мәсәлән, фельдфебель --- акыра башласа, Мәүлетдин аның яныннан ераграк китәргә кирәклекне аңлап ала да читкәрәк тая. З.Зәйнуллин 6) күч. Билгеле максатка, мәсләк, припцип һ.б.ш.га хыянәт итү, шуннан баш тарту, ваз кичү, читкә тайпылу. Гаепләнүче үз әйткәненнән читкә таймады. Г.Ибраһимов. Антыбыздан читкә тайсак без бер генә, Безне суксын инкыйлабның иң каһәрле куллары. Н.Исәнбәт 7) күч. Бик тиз, ашыгыч рәвештә китеп бару. Шул арада кучкардан бүлмә ачкычын алып, миңа күзен кысып, ул өйалдына тая. М.Мәһдиев. Тукта, кай арада чыгып тайды әле Гөлүзә апасы? Ф.Яруллин 8) күч. Бик тиз качып китү, шылу, ычкыну. Өчкә хәтле саныйм, чыгып таймасагыз үзегезгә үпкәләгез, мәлгуньнәр! Ф.Дәүләтбаев. Тизрәк чыгып таймаган очракта, рестораннан тимер беләзекләр белән чыгып китүебез дә ихтимал иде. З.Мәхмүди 9) күч. Дөрес юлдан язу, ялгышу, хаталану; уңышсызлыкка юлыгу, бәлагә тару. Таеп карамаган танып белмәс, ди. Хатасын аңлар, иншалла. М.Хәбибуллин. Безнең арттан барсагыз таймассыз, хе-хе. Н.Гыйматдинова 10) күч. Гадәти физик яки рухи халәттән чыгу, берәр сәләтне, көчне һ.б.ш.ны югалту. Мескенем, таеп хуштан, Чәчрәп төште баскычтан Бу юлларның авторы. Г.Афзал. Йөгерә-чаба, хәлдән тая, җаны чыгар дәрәҗәгә җитә, әмма институтны таба алмый. М.Хәсәнов Таеп алу Аз гына таю. Хәтта кызының кулын да, аягы таеп аламы, баскычтан төшкәннәрендә булсын, беренче булып килеп тотарга ашыкмады һәм уйламады. Ф.Яхин Таеп бетү Барысы да таю; тәмам таю. Мин Гыйззетдин абзый кызы Мәрьямне куа-куа хәлдән таеп беттем. Ә.Еники. «Үзе» – Казанда, ә ул югында вак-төяк җитәкчеләр төрле якка таеп бетә. Ф.Яруллин Таеп китү Кисәк таю. --- аш-су биреп торучы Гасәбә туташ ялгыш таеп китте дә кулындагы тәлинкәсен төшереп ватты. М.Әмирханов. Кинәт кызның аягы таеп китте, һәм ул таш өстенә ава башлады. З.Мурсиев Таеп кую к. таеп китү Таеп тору Беразга таю. Бу хәбәр воеводаның йөрәгенә тигәнәк булып кадалды, истән таеп торды, хәтта кулындагы бокалы төшеп ватылганны да сизмәде. М.Әмирханов Тая бару Торган саен тагын да ныграк таю; бер-бер артлы барысы да таю Тая башлау Таерга тотыну. Клараның әледән-әле аягы тая башлады, хәтта ара-тирә артка таба шуып та киткәләде. Ә.Еники. Керем читкә күп тая башлады. Ә.Хәсәнов Тая төшү Бераз таю |