ТАШЫНУ II ф. 1) Күп әйбер белән бер урыннан икенче урынга бару; үз әйберләреңне бер урыннан икенче урынга ташу, күчерү. Ничек кенә булмасын, күтәренеп-ташынып, кояш нурларын яңа ут позициясендә каршыладылар. С.Поварисов. Сәмигулла абзый яңа йортка күчүне тиз тотты. Ташыну үзе генә шактый мәшәкатьле булып чыкты. М.Шәрифуллин 2) Бер яшәү урыныннан икенче урынга бөтенләй күчү; күченү. – Күрче, – диде, – таш гасырдан алып Бар гүзәллек монда ташынган. Р.Әхмәтҗанов Ташына тору Акрынлап ташыну; берәр эш-хәлгә кадәр ташыну. Бер көн вакыт бирелгән иде, без өч көн, өч төн ташына торгач, андагы бинага килеп егылдык. Кызыл таң Ташынып алу Азга гына ташыну; тиз генә ташыну Ташынып бетү Ташыну эшен төгәлләү. Ташынып беткәч тә, мин 25 ел гомер иткән квартирымның ачкычларын Язучылар берлегенә илтеп бирдем. Ә.Еники Ташынып йөрү Ташыну эше белән мәшгуль булу; әле анда, әле монда ташыну. Җыенып, ташынып йөрү, бигрәк тә үзен бик кадерләп тота торган бүлмә хуҗалары белән күрешеп китү мәсьәләләре аны борчый башлады. Ф.Әмирхан Ташынып кую Алдан ук ташыну хәстәрен күрү; тиз генә, тиз арада ташыну Ташынып тору Ташыну эшендә булу |