ТАШЫНУ I ф. 1) Бик нык ташу, ургылып-ургылып ташу. Сикреп-сикреп ага кар сулары, Ермаклардан ага ташынып, Шул сулардай үткән гомеремне Искә алам хәзер ачынып. Ш.Галиев 2) күч. Нык ярсу; хисләр үтә көчле чагылу. Ташынган күкрәгем зур омтылыш, ялкынлы дәртләрдән. Йөрәк кайный тулып диңгез кадәр көчле теләкләрдән. Н.Исәнбәт. Тик язып өлгер: ташыр бер, ташынып килер җырлар! Р.Гаташ Ташына бару Торган саен ныграк ташыну Ташына башлау Ташынырга тотыну. Ни гаҗәп, мәҗлеснең әнә нәкъ шул вакытында: җырлыйсы, биисе килеп күңел ташына башлаган вакытында гына сөйләргә теләүчеләр кыза. М.Мәһдиев Ташына тору Берәр эш-хәлгә кадәр ташыну Ташынып бетү Тәмам ташыну, нык ташыну |